Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре 5 минут эчендә өлкән яшьтәге хатын-кызның йөрәген "кузгатып җибәрде"

2021 елның 10 сентябре, җомга

Фельдшер бригадасы тырышлыгы белән йөрәк тукталышы кинәт булган 71 яшьлек әбинең гомеренә куркыныч янамый.

Диспетчер пультына чакыру төнгә килә. Хатын корсагында авыртуга, күңел болгануга, хәлсезлеккән һәм еш йөрәк тибүенә зарланды. Фельдшерлар Вячеслав Степанов һәм Элина Хәмитова адрес буенча килеп, пациенткада абдоминаль формадагы көчле миокард инфарктын диагностикаладылар. Бу очракта авыртулар йөрәк өлкәсендә түгел, ә корсак куышлыгында туа.

Фельдшер, пенсионерга кирәкле медицина ярдәме күрсәтеп, аны госпитализацияләүгә илтүгә әзерли башладылар, кинәт аның йөрәге туктады.

Медицина хезмәткәрләре йөрәк эшчәнлеген яңарту һәм мөстәкыйль сулыш алу өчен барысын да эшләделәр. Иң мөһиме - баш мие исән калу. Пациентканы дәвалау оешмасының кардио-реанимациясенә китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International