Авыр эш һәм игелекле миссия: 11 сентябрь - Бөтендөнья беренче медицина ярдәме күрсәтү көне

2021 елның 10 сентябре, җомга

Беренче медицина ярдәме күрсәтү көне, барыннан да элек, Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Табиблар, фельдшерлар, «ашыгыч ярдәм» санитарлары - көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында авыруларга ярдәмгә килә торган беренче кешеләр. Бу тынгысыз көннәрдә алар куркыныч зонасында, әмма үз эшләрен намус белән һәм фидакарьләрчә дәвам итәләр.

Татарстан Республикасында беренче яртыеллыкта тәүлек буена 241 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы эшләде. Шуларның 22се-гомумпрофильле, 209ы - фельдшер, 10 махсуслаштырылган (1 анестезиология-реанимация бригадасы, 5се - педиатрия, 4се-психиатрия).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International