Чистайда «Сәламәтлек дулкыны» XV Бөтенроссия акциясе узды

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Чистайда «Сәламәтлек дулкыны» XV Бөтенроссия акциясе кысаларында Федераль медицина үзәкләренең әйдәүче белгечләре белән теплоходны каршы алдылар. Шулай ук, эшкә җәлеп ителгән барлык мәйданчыкларда оештыру эшен бәяләү һәм күрсәтелә торган консультатив ярдәмне бәяләү максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Гөлнара Гайфуллина һәм «Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы региональ үзәге» ДАССУ медицина хезмәтләренең сыйфатын тикшерү буенча баш табиб урынбасары Эльвира Сәйфетдинова килделәр.

15нче тапкыр РФ территориясендә Милләт сәламәтлеге Лигасы һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган «Сәламәтлек дулкыны» бөтенроссия акциясе үткәрелә. Чистай «Сәламәтлек дулкыны» акциясендә быел беренче тапкыр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International