Менделеевск балалар сырхауханәсендә капиталь ремонт үткәрелә

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Менделеевск районында «Менделеевск РҮХ " ДАССУ составына керүче балалар поликлиникасы бинасына капиталь ремонт ясала. Төзелеш эшләре бу елның мартында башланды. Бүгенге көндә кабинетларны яңадан планлаштыру төгәлләнде, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелды, бинаның фасады тышланды.

Медучреждениегә капиталь ремонт «сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында үткәрелә. Бу максатларга федераль бюджеттан 86,6 млн сум бүлеп бирелгән. Татарстан Республикасында 2021 елда тармакның 27 объектын (20 поликлиника, 2 участок хастаханәсе, 5 табиб амбулаториясен) капиталь ремонтлау планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International