Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 12 июлендәге 1896-р номерлы күрсәтмәсе кысаларында Татарстан Республикасы өчен 25 берәмлек «В» класслы ашыгыч медицина ярдәме автомобиле сатып алынды, шуларның 19ы – «Газель Некст» һәм 6сы – «УАЗ Патриот» маркалы.
Бүгенге көндә республикага 21 автомобиль (19 берәмлек «Газель Некст» маркалы һәм 2 берәмлек «УАЗ Патриот»маркалы) килде. Бүген автомобильләр республиканың 17 районына тапшырылды.
Барлык автомобильләр дә үзебезнең илдә җитештерелгән һәм хастаханәгә китерелгәнче пациентка кичектергесез ярдәм күрсәтү җайланмалары белән җиһазланган.