Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков эш визиты белән Апас муниципаль районына килеп китте. Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Апас РҮХ баш табибы Алмаз Алиуллин белән бергә министр Апас үзәк район хастаханәсенең ремонттан соң ике бүлеген ачылышында катнашты. Капиталь ремонттан соң яңартылган клиника-диагностика лабораториясе бүлеге һәм хуҗалык блогы үз эшен башлап җибәрде.
Биналар «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелгән көнкүреш техникасы, медицина җайланмалары һәм инвентарь белән тулысынча җиһазландырылган.
Министр булачак балалар поликлиникасы бинасын да карады.
Шулай ук Апас районының Шигай авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.