Казанда Ферма-2 җәмәгать транспорты тукталышында "Кондуктор һәм автобус йөртүче – тәмәке тартуны ташла!" акциясе узды. Акцияне «ПАТП №2» МУП һәм «Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы республика үзәге» ДАССУ «Республика наркология диспансеры» ДАССУ психологлары һәм «Казан медицина көллияте» волонтерлары катнашуында оештырдылар.
Медицина хезмәткәрләре һәм волонтерлар кондукторларның һәм автобус йөртүчеләрнең игътибарын тәмәке һәм алкогольнең зарарлы йогынтысы проблемасына җәлеп итте.
Акция барышында «ПАТП №2» МУП медицина хезмәткәрләре җәмәгать транспорты йөртүчеләре һәм кондукторларының сигаретларын шоколад һәм конфетларга алмаштырды, ә студент-волонтерлар артериаль кан басымын һәм температураны үлчәде, белешмәлекләр таратылды.