ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Казанда 2019 елга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру турында фикер алышачаклар. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча индикатив күрсәткечләре булган бурычлар исемлеге төзеләчәк.  Республика халкы хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыруның киләсе этабында тавыш бирү юлы белән иң мөһим максатларны билгеләячәк.

Бүген Россиядә медик-социаль экспертиза хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференциядә Татарстанда инвалидлык һәм реабилитация хәле турында сөйләделәр.

21нче номерлы Шәһәр (Студенческая) сырхауханәсендә Ирләр сәламәтлеге турында лекция узды. Студентлар алдында КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасының хезмәткәрләре һәм табиб-ординаторлары чыгыш ясадылар. Кафедра ассистенты Нияз Бикчурин иң киң таралган ир кешеләрнең авырулары, аларның симптомнары һәм өзлегүләре турында сөйләде. Статистика әлеге мәсьәләнең хәтта яшь аудитория өчен дә актуаль булуын күрсәтә.

Казан шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпитале» «Буыннар хәтере» фондыннан «Кызыл канәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашучылар акчасына сатып алынган медицина җиһазларын алды.

Татарстанның баш реабилитологы Резеда Бодрова, медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Шәйхетдинова һәм ҮНС функцияләренең бозылуы белән булган пациентларны тернәкләндерү бүлеге мөдире Эльмира Хөсәенова кунак өчен анестезиология һәм реанимация бүлекләре, кабул итү бүлеге һәм операция блогы буенча экскурсия оештырдылар. Замполини әфәнденең клиникага визиты кысаларында клиник очракларны тикшерү, пациентларга консультация бирү һәм лекция планлаштырылган.


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Казанда «Хәзерге заман этабында акушерлык-гинекологиянең һәм неонатологиянең актуаль мәсьәләләре. Проблемалар һәм аларны чишү юллары» дигән Россиякүләм регионара фәнни-гамәли конференция узды.

«#Салага Изгелек» Бөтенроссия акциясе Яшел Үзән районының Бишнә авылында узды. Медицина училищесы студентлары арасыннан «Волонтерлар-медиклар» авыл халкына йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм шикәр диабетын профилактикалау турында лекцияләр укыдылар, шулай ук «кан басымын үлчәт» дигән мастер-класс оештырдылар.

Әлмәттә профсоюз комитеты һәм ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең ветераннар советы Остаз көнен үткәрделәр. Медицина хезмәте ветераннарын сәламләп, ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина Аксакаллар советына шәһәрнең медицина оешмаларының элеккеге баш табиблары керүен ассызыклады. «Алар һәрвакыт барган вакыйгалар турында хәбәрдар. Ә бу очрашу – аларның ничек яшәүләрен белү, бертуктаусыз кызыксынулары һәм варислар, яшь табиблар белән җәмәгатьчелек эшләре өчен рәхмәт белдерү өчен тагын бер мөмкинлек. Ныклы һәм эшкә сәләтле коллективның нигезен ветераннар тәшкил итә», - дип билгеләп үтте ул.

2018 елның 10 октябреннән башлап 12 октябренә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Сәламәтлек индустриясе.Казан» дигән 23нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә узачак, ул югары сыйфатлы дару препаратларын, медицина техникасын, җиһазларын, сәламәтлек саклау өлкәсендә товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне дарулар базарына этәрү буенча Татарстан Республикасының төп мәйданы булып тора.

Әлмәт һәм Яр чаллы шәһәрләрендә яшәүче хатын кызлар күкрәк яман шешен иртә диагностикалауның мөһимлеге турында хатын-кызларның хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән #МИНУЗДЫМ социаль акциясендә катнаштылар. Акция Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры һәм Philips компаниясе ярдәмендә «Яман шешләргә каршы укыту» программасы чикләрендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International