ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Кама балалар медицина үзәге» ДАССУда отчет җыелышы булды. Анда 2017 елда учреждениенең эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга планнарны билгеләделәр.

Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә  2017–2018  ел. эпидемик сезонларында грипп һәм көчле респиратор вирус йогышлары профилактикасы буенча чаралар турында сөйләделәр.

2018 елның 12 февраленнән башлап 15нә кадәр гадәттәгечә «Неврология атнасы Казанда-2018» Нейрофорумы кысаларында бу күренекле датага фәнни-гамәли чараларның тулы комплексы туры китерелгән. Шушы көннәрдә халыкара катнашуы белән IV Бөтенроссия «Бехтерев укулары-2018» фәнни-гамәли конференция, халыкара катнашуы белән II Бөтенроссия «Неврология киләчәге» дигән  яшь галимнәрнең фәнни конференциясе булачаклар.

«Безгә яман шеш куркыныч түгел!» акциясе Казанның «Студенческая» сырхауханәсендә Бөтендөнья онкологик авырулары белән көрәш көне кысаларында узды. Сырхауханә табиблары казан студентларына үз-үзен тикшерү, авырулар барлыкка килү факторлары һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту кирәклеге турында сөйләделәр.

Казан дәүләт медицина университеты бер көн элек мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашты. Очрашу ел саен була торган һөнәргә юнәлдерелгән чараның – «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» Медицина фестивале чикләрендә узды. Очрашуга килгән балалар үз шәхес тибын билгеләргә, характерның көчле якларын һәм төрле эшчәнлек төрләренә карата күңел ятуларын белергә рөхсәт итүче һөнәргә юнәлдерелгән тест уза алдылар. Фәнни китапханәдә Гуго Глязерның «Драматик медицина» китабы буенча интерактив дәрес узды.

2018 елның 29нче гыйнварыннан башлап 4 февраленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8228 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 962 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6546– төрле авыруларга туры килде, шул санда 205 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 54 инфаркт.


3
февраль, 2018 ел
шимбә

Бүген республикада «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» IV Медицина фестивале башланды. Бу мәктәп укучылары, КДМУ , абитуриентлары, студентлары, ординаторлар өчен масштаблы һөнәргә юнәлдерелгән чара. Фестиваль кысаларында факультетлар презентациясе, дәвалау учреждениеләре, КДМУ музейлары буенча экскурсияләр, шулай ук тренинглар, конкурслар, психологик тестлар үткәреләләр.

Татарстанның үзәк район хастаханәләренең эше белән бүген абитуриентлар танышты. Масштаблы һөнәргә юнәлдерелгән чара республиканың бөтен районнарында «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» IV Медицина фестивале кысаларында узды. Аның максаты – медицина хезмәткәрләренең күркәм һөнәре белән мәктәп укучыларын таныштырырга, аларның игътибарын тартырга.

Бүген «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» IV Медицина фестивале кысаларында Казан дәүләт медицина университеты, республиканың бөтен үзәк район хастаханәләре, Казанның әйдәүче дәвалау профилактик учреждениеләре татарстан мәктәп укучылары өчен ишекләрен ачты.


2
февраль, 2018 ел
җомга

Бүген Тәтеш районында капиталь ремонттан соң үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International