Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Карары белән Казан шәһ. «Медицина университеты клиникасы» ДАССОның хирургия клиникасына (элек 5нче номерлы ШКХ) СССР халык табибы Владимир Крупин исеме бирелде.
Бүген Балалар республика клиник хастаханәсенә Самара өлкәсе, Пермь крае, Ульяновск өлкәсе, Башкортостан һәм Чувашстан министрлыкларының һәм ведомстволарының белгечләре килеп киттеләр.
Бүген «Миңа тормыш бүләк ит» дигән Бөтенроссия акциясен уздыру чикләрендә «Яшел наратлык» сәламәндерү лагерында «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның һәм «Студенческая» 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең белгечләре КФТТУ студентларына репродуктив сәламәтлек, хәзерге заман контрацепциясе һәм җенси юллар белән тапшырылган авырулар турында сөйләделәр.
Аллергологик авыруларны профилактикалау буенча ун көнлек чикләрендә Казанда Республика фәнни-гамәли «Балалар аллергологиясе һәм пульмонологиясе: мәсьәләләр һәм казанышлар» конференциясе булды. Конференциядә педиатрлар, балалар аллергологлары һәм пульмонологлары катнаштылар.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының мәгълүматлары буенча, соңгы 10 ел эчендә Россиядә аллергик авырулар белән авыручылар саны сизелерлек арткан. Аллергия белән һәр дүртенче бала интегә. Сулыш органнарының авырулары белән (66%) пациентлар күпчелек тәшкил итәләр, азык-төлек аллергиясе пациентларның 20% очраша, аллергик ринит – 9%, дару аллергиясе – 4%, бөҗәкләр тешләвенә аллергик реакцияләр –1% пациентларда очраша.
Җәй – иммун системаны күтәрергә иң әйбәт вакыт, бигрәк тә сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимеш барлыкка килү белән. Шуның белән бергә вакытның шушы чорында кеше организмы төрле эчәк йогышларына иң зәгыйфьле була
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева башлыгында Санкт-Петербургта «В.А. Алмазов исемендәге Төньяк-Көнбатыш федераль медицина тикшеренү үзәге» ФДБОна килеп киттеләр
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Әгерҗе үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Эдуард Виль улы Овчинников билгеләнде.
Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең белгечләре Белгород өлкәсеннән коллегалары белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Визит максаты – югары технологияле ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтүдә АМЯХ тәҗрибәсен өйрәнергә.
2012 елның 28 августында «Дом Роналда Макдоналда» хәйрия фонды Казанда беренче социаль кунакханә төзелешен башлады. Ә 2013 елның июлендә кунакханә ишекләрен кунаклар өчен ачты. Балалар дәвалау вакытында якын кешеләре белән аерылмас өчен кунакханә хастаханәнең территориясендә урнашкан. Ачылу вакытыннан «Дом Роналда Макдоналда» кунакханәдә 7 мең бала һәм аның ата-анасы кунак булган.