Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Төмән өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаментының вәкилләре белән очрашты. Яклар информатизация, халыкка сырхауханә һәм югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Инна Куликова, сыйфат менеджменты системасында татарстан сәламәтлек саклавының тәҗрибәсе аларга аеруча кызыклы, дип билгеләде.
Бүген Казанга эш визиты чикләрендә, Төмән өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе Татарстанның тагын бер иң эре клиникасына – 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә килеп китте. Кичә делегация Республика клиник хастаханәсен һәм Республика клиник онкология диспансерын карап чыкты.
Хөрмәтле Мөнир Хәләф улы! Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы чын күңелдән Сезне әһәмиятле дата – 55-еллык белән котлый.
Казан шәһ. «Студенческая» сырхауханәсендә «Атеросклероз, тукта!» дигән акция узды. Анда шәһәрнең югары уку йортларының 130 артык студенты катнашты. Атеросклерозның үсешенә ничек юл куймау һәм озын елларга үз кан тамырларын ничек яшь һәм эластик итеп саклау турында табиблар яшьләргә сөйләделәр.
2016 елда Татарстанда туберкулездан үлүчеләр саны 20,4% кимеде. 2016 елда туберкулездан үлүчеләр санын 6,6% киметүне ирешә алдык. Мондый мәгълүматларны бүген «Татмедиада», Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көненә багышланган пресс-конференциядә тавышлыландылар. Журналистлар сорауларына Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының баш табибы Алексей Алексеев һәм диспансер баш табибының урынбасары Рәмзия Фатыйхова җавап бирделәр.
Татарстан Республикасы буенча бу күрсәткеч 73,64 ел тәшкил итте – ул Россия Федерациясе субъектларының рейтингында 9нчы урын һәм Идел буе федераль округында беренче урын. 2013 ел белән чагыштырганда үсеш 1,5 ел тәшкил итте. Төньяк-Кавказ федераль округы, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург субъектлары республикадан алга чыкканнар.
ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерына Төмән өлкәсенең делегациясе килеп китте. Делегация составында өлкә клиник хастаханәләренең җитәкчеләре килделәр. Кунакларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләре белән идарә итүчесе Идеал Айзетуллов озатып барды.
2017 елның 4–5 апрелендә Республика клиник онкология диспансерында «Аугментацион маммопластикада керү юллар» темасына интенсив курс узачак. Курс оештыручылары лекцияләрдән, докладлар белән чыгышлардан баш тартачаклар – курс катнашучылары операция бүлмәсендә булырга һәм маммопластика өлкәсендә теләгән сораулар бирергә мөмкинлеккә ия булачаклар.
Республика клиник хастаханәсенә бүген Төмән өлкәсенең делегациясе килеп китте. Делегация составында өлкә клиник хастаханәләренең җитәкчеләре килделәр.
Түбән Камада Казан гастромәктәбенең чираттагы күчмә утырышы узды. Ул 2016 елда чыккан халыкара дәрәҗәдәге мөһим документларга багышланган иде. Бишенче Маастрихт консенсусына һәм Дүртенче Рим консенсусына. Бишенче Маастрихт консенсусы – хелибактер пилори ассоциацияләнгән патология белән пациентларны алып баруны регламентлаштыручы халыкара документы.