ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатында «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОсы «Исәнлек» акциясе чикләрендә КФУ (КИФУ) хезмәткәрләре һәм студентлары белән бергә иртәнге зарядканы уздырды.


16
апрель, 2016 ел
шимбә

Бүген «Минзәлә РҮХ» ДАССОда «Яхшы эшләр көне» уздырылды. Хастаханәдә хастаханә территориясен, шулай ук аңа янәшә булган территорияне  җыю һәм төзекләнделү буенча шимбә өмәсе үткәрелде. Агач ботакларын кисү һәм агачларны буяу ясалды, бордюрлар буялды, чүп җыелды һәм  төяп чыгарылды. Матур язгы көнне хастаханәнең бөтен бүлекчәләренең хезмәткәрләре яхшы кәеф белән эшләделәр.

Бүген кешеләрнең гомерләрен коткару һәм сәламәтлеген яхшырту буенча көндәлек эшләреннән башка Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре әйләнә-тирә табигатькә карата яхшы эшләр көнен уздырдылар – Ашыгыч медицина үзәгенең территориясендә шимбә өмәсе булды.


15
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген Россия сәламәтлек саклау министры В.И.Скворцова Татарстанда «Нефтемаш» Азнакай заводы эшләп чыгарган 2 фельдшер-акушерлык пунктын Кырымда ачты. Ул Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановка Кырым республикасы үсешенең катлаулы чорында ярдәм һәм булышлык өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

Бүген Казанда «Оешмада проектлар төзү идарәсе белән куллануның файдасы һәм мөмкинлекләре» дигән семинар уза. Семинар Сәламәтлек саклау министрлыгының Аппараты һәм Татарстан медицина оешмаларының җитәкчеләре өчен оештырылган.

Белем бирү семинары Рерих Виктор улы Викторның, м.ф.д., травматолог-ортопед, РФ ССМ «Я.Л. Цивьян исемендәге Новосибирск ТОФТИ» ФДБОның Умыртка баганасы-арка миенә бәйле травма клиникасы җитәкчесенең катнашуында һәм «Медтроник» компаниясе һәм «ИВЦ «Анатомика» компаниясе булышлыгында узды.

2016 елга агымдагы йогышсызландыруга бала тудыру йортларының һәм бүлекләренең ябылу графигы белән танышырга тәкъдим итәбез.


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә көчле таҗсыман синдромы һәм ритмның бозылулары белән терапиянең үзенчәлекләренә багышланган конференция булды.

Бу турыда, Россия катнашуы белән «Педиатриянең һәм неонатологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясен ачканда, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бүген хәбәр итте. Ике көнлек конференция КДМАнең педиатрия һәм неонатология кафедрасының 60-еллыгына багышланган.

Бу елны ТР ССМның Республика клиник вертеброневрология үзәге үзенең 20-еллык юбилеен билгели. Шушы әһәмиятле вакыйганың хөрмәтенә Казанда вертеброневрологиянең көнүзәк мәсьәләләренә багышланган Идел буе фәнни-гамәли конференциясе уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International