Яр Чаллының 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең хирургия хезмәте - Татарстан Республикасында иң өлкәннәрнең берсе. Бүген Рубин Самат улы Хәйретдинов җитәкләгән хирургия бүлегендә тәҗрибәле белгечләр эшли: Дмитрий Васильевич Несветаев, Максим Александрович Шишкин, Рузил Рифкатович Хөрмәтуллин, Айдар Рафакович Нуретдинов. Безнең коллегалар 26 июньдә җәелдерелгән йогышлы авырулар госпиталендә дә, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дә операцияләр үткәрәләр.
- Хәзер бик катлаулы вакыт, һәм без шәһәребез һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләргә үз вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен көчебезне тупладык, - дип сөйләде Рубин Хәйретдинов. – Ә аңа күпләр, бигрәк тә шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары, эренле септик патологияләре булган пациентлар мохтаҗ. Алар арасында COVID-19 авырып китүчеләр дә бар.