Бала ана карынында булганда ук сабыйда шеш табыла. Шешнең массасы (шешне алганнан соң үлчәнгән) 1 кг 100 гр, шул ук вакытта бала массасы (шешне алганнан соң) 2 кг 500 гр, ягъни шеш пациентның ярты авырлыгы хәтле булганн. Операция уңышлы узды, шеш тулысынча алынды.
Кече яшьтәге балалар хирургиясе табиблары сабыйны ул туганчы ук күзәтеп тордыларр. Балага Екатеринбург шәһәрендә ана карынында бер оператив дәвалауны да кичергән инде. Шешне туендыручы кан тамырларына облитерация үткәрелде. Әмма шуңа да карамастан, шешнең үсеше дәвам итте.
- Шеш зур иде. Тигез булмаган яклары белән 20 сантиметрга якын сантиметр, - дип сөйли кече яшьтәге балалар хирургиясе бүлеге мөдире Андрей Подшивалин. - Шешне туендыручы кан тамырларын бик зур булу сәбәпле, операция вакыт-вакыт кан агуы белән катлауланды. Беренче эш итеп без кан тамырларына чыктык һәм канның тератомага керүен туктаттык. Аннан соң аны тулысынча алдык. Алга таба безнең тарафтан артсан өлкәләренә пластик эшләнде - бәвел тотмауны, эч кибүне булдырмау өчен, перианаль мускуллар җыелды.
Хәзер баланың хәле тотрыклы, әлегә гематологик тикшерү бара.