Түбән Кама районында капиталь ремонттан соң Шәңгәлче табиблык амбулаториясе эшли башлады, ул 8 торак пунктка 992 кешегә хезмәт күрсәтә. 166 кв. м мәйданлы бер катлы бина 1984 елда төзелгән, ремонт башланганчыга 41%ка тузган булган. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында капремонтны финанслау күләме 2,5 млн. сум тәшкил иткән, ремонт «Уңайлы мохит» стандартлары буенча башкарылган, бина яңа медицина җиһазлары белән җиһазландырылган, ә стандарт буенча стоматология кабинеты җиһазларының бәясе 1 млн.сум тәшкил иткән. Хәзер терапевт, стоматолог, акушерка һәм ике шәфкать туташлары пациентларны яңартылган һәм уңайлы бинада кабул итәләр.