Беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында Биектау РҮХнең сырхауханәсен төзү тәмамланып килә. Бинада ремонт эшләре төгәлләнән, медицина җиһазлары, шул исәптән компьютер томографы урнаштырыла. Бүген эш барышы белән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов танышты.
Программа кысаларында 2021 елда барлыгы 12 объект төзү һәм 27 объектка капиталь ремонт ясау планлаштырыла, шул исәптән Минзәлә РҮХ бинасын реконструкцияләү, Яшел Үзәндә сырхауханә, Югары Ослан һәм Яшел Үзәндә табиб амбулаторияләре, 7 фельдшер-акушерлык пункты төзелеше каралган.