Узган атна белән чагыштырганда, бәхетсезлек очраклары һәм бала табулар исәбенә чакырулар саны 59га кимеде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 4кә, янгыннар буенча – 1гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 18гә, бала табулар буенча – 4кә кимеде. Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча 25кә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 231гә кимеде.
Бәхетле ата-аналар – Анна һәм Станислав балаларга инде исемнәр куштылар: Вера, Надежда һәм Игнат. Соңгы тапкыр Кама балалар медицина үзәгендә өч игезәк баланың тууы 2016 елда теркәлде. Ул чакта елның балалар көнендә, 1 июньдә, чаллы медиклар гаиләсендә өч кыз туды.
Өч игез бала – сирәк күренеш. Елына уртача 6500 бала табыла торган КБМҮ кебек шундый зур медицина үзәгендә соңгы биш ел эчендә 4 өчле игез бала туды. Шул ук вакытта ел саен икеле игез балалар 100әр пар туа.
Республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре «Гомерне коткар – сөяк миенең доноры бул!» хәйрия акциясенә булыштылар һәм Вася Перевощиков исемендәге Сөяк мие донорларының милли регистрын тулыландыруда актив катнаштылар.
Балалар республика клиник хастаханәсендә Халыкара балалар көнен киң колач белән билгеләп үттеләр.
Бөтен көн дәвамында бүлекләрдә балалар өчен күңел ачу программалары, конкурслар үткәрелде, кечкенә пациентларга бүләкләр тапшырылды: курчактан һәм өстәл уеннарыннан башлап яңа модалы квадракоптерларга кадәр.
Конференц-залында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең җиңүчеләре катнашында гала-концерт узды. Балаларны бәйрәм белән Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев котладылар.
Күркәм һәм якты бәйрәм кысаларында клиниканың кунаклары рәсем конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйрәм БРКХ территориясендә аллеяне утырту белән тәмамланды.
Бүген стационар дәвалауда булган балалар бәйрәмсез калмадылар.
Традиция буенча 1 июньдә балалар стационарының пациентлары өчен Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештыралар. Россиядә FIFA 2018 футбол буенча Дөнья чемпионатын уздыру көне алдыннан балаларга футболчыларның килүе символик булды. Ә «Акыллы буын» дигән гаилә үсеше үзәгенең коллективы балалар өчен диңгез тематикасына интерактив күңел ачу әзерләде. Алып баручылар, корабль капитаннары һәм юнга балалар белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Сценарий буенча, утрауларның берсендә балалар «КАМАЗ» футболчыларын каршы алдылар, алар футбол темасына викторина үткәрделәр һәм дөрес җаваплар өчен бүләкләр тапшырдылар.
Офисның яңа бинасында табиб һәм процедура кабинетлары, югары температура яки тән тимгелләнүе белән балалар өчен фильтр урнаштылар. Офисның регистратурасы уңайлы һәм үз вакытында пациентларны кабул итүне тормышка ашыру өчен барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Бина аз мобильле, шулай ук начар ишетүче һәм начар күрүче пациентлар өчен барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Педиатр офисы поселокта 2209 кеше саны белән балалар халкы һәм 5123 кеше саны белән олылар халкы өчен беренчел звено эшен оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Республика клиник хастаханәсенең балалар травматология һәм ортопедия бүлегенең кечкенә пациентларын Россиянең Халык артисты Александр Сладковскийның Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының Кыллы квартеты котларга килде. Музыкантлар республика клиникасында дәвалауда булган балалар өчен уйнадылар.
Ауто - ТКМ нигездә кан системасының озак дәвам итә торган онкологик авыруларын дәвалау вакытында кулланыла. Мәсәлән, миелома авыруы вакытында дәвалауның әлеге алымы күрсәткечләр буенча программа терапиясе этапларының берсе кебек үткәрелә.
Республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә миелома авыруы белән пациент дәвалауны узды, ул цитостатик терапиягә (химиотерапигә) бөтенләй диярлек җавап бирмәде, хәтта резервның цитостатикларын кулланганда да. Шуңа күрә, дәвалауның киләсе этабы буларак, пациентка Ауто ТКМ үткәрергә карар чыгарылды.
Республика клиник хастаханәсе әлеге процедураны уңышлы уздыру өчен барлык шартларны булдырды. Республика клиник хастаханәсе тарафыннан аппаратлар һәм кәүсә күзәнәкләрен саклау белән булышкан КФУ, Федераль Университетның фундаменталь медицина кафедрасы һәм Университет клиникасы белән шартнамәләр төзелде.
Цитостатик терапия узганнан соң пациентта кәүсә күзәнәкләрен алу уңышлы үткәрелде. Алга таба авыруга кәүсә күзәнәкләрен күчереп утырту үткәрелде. Операциядән соңгы чор катлаулануларсыз үтте!
Әлки муниципаль районында республика Кама аръягы регионының фельдшер-акушерлык пунктларының медицина хезмәткәрләре өчен Республика клиник хастаханәсенең, Республика медицина профилактика үзәгенең, Республика клиник онкологик диспансерының, Казан дәүләт медицина академиясенең белгечләре катнашуында беренчел сәламәтлек саклау этапларында шешләрне иртә ачыклау проблемалары буенча фәнни-гамәли конференция узды.
Татарстанның медицина учреждениеләрендә «Зыян күргәннәрнең масса күләм керүләре вакытында медицина оешмаларының эше» темасы буенча тактик-махсус укулар узды.
Укуларда учреждениеләрнең җитәкчеләре, кабул итү-диагностик бүлекләре, ашыгыч медицина ярдәме бригадалары, табиб-шәфкать туташлары бригадалары, сырхауханәләр бүлекләре катнаштылар. Күнекмәләр барышында хәбәр итү, зур ЮТҺ вакытында зыян күрүчеләргә медик-санитар ярдәм күрсәтү, медицина сортировкасы, өстәмә хасатаханә ятакларын җәелдерү, шулай ук һәлакәтләр медицинасы хезмәте белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре практик рәвештә үзләштерелде.
Йомгаклар ясау өчен укулар азагында киңәшмәләр үткәрелде һәм укуларда катнашкан бөтен персоналның гамәлләренә бәя бирелде.