ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2017 ел
җомга

Мамадыш үзәк район хастаханәсендә бүген операцион блокның, анестезиология һәм реанимация бүлегенең ачылуы булды. Ачуда ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигматуллин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, коммерцияле булмаган «Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды» оешмасының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Мамадыш муниципаль районының башлыгы Анатолий Иванов, «Мамадыш ҮРХ» ДАССО баш табибы Дамир Хаҗиев катнаштылар.

Казанга Кытай Халык Республикасы сәламәтлек саклау вәкилләренең делегациясе килде. Бүген кунаклар Казан шәһ.7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерына, ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенә һәм Регионара клиник-диагностик үзәгенә килеп киттеләр.

Бүген Яр Чаллыда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен сабантуй үтте. ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча  Сәламәтлек саклау идарәсенең инициативасы буенча хосусый медицина оешмалары белән бергә профилактик акция узды. Агың чикләрендә һәр теләүче үз артериаль кан басымын үлчи, канда шикәр дәрәҗәсен тикшерә, ЭКГ үтә һәм табиб-кардиологның консультациясен ала алды.

Бүген 10.50 сәг. Азнакай районында Азнакай–Яр Чаллы а/ю 9 км-да ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4кеше, шул санда 2 (11 һәм 2 яшьлек) бала, зыян күрде. Балалар авыр хәлдә һәм ике олы кеше уртача авыр хәлдә Азнакай үзәк район хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең табиб һәм фельдшер бригадалары чыктылар.

5нче июльдән башлап 14нә кадәр узган Түләүсез аноним ВИЧка тестлау буенча ун көнлек чикләрендә татарстанлылар үз ВИЧ-статусларын түләүсез белә алдылар. Анда Яр Чаллыда торучылар да катнаштылар. Барысы ун көнлек уздыру чорында үз ВИЧ-статусын  300 артыграк Чаллыда торучы белде. Шулай ук 200 консультация һәм әнгәмә уздырылды.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Карары белән Казан шәһ. «Медицина университеты клиникасы» ДАССОның хирургия клиникасына (элек 5нче номерлы ШКХ)  СССР халык табибы Владимир Крупин исеме бирелде.


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Балалар республика клиник хастаханәсенә Самара өлкәсе, Пермь крае, Ульяновск өлкәсе, Башкортостан һәм Чувашстан министрлыкларының һәм ведомстволарының белгечләре килеп киттеләр.

Бүген «Миңа тормыш бүләк ит» дигән Бөтенроссия акциясен уздыру чикләрендә «Яшел наратлык» сәламәндерү лагерында «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның һәм «Студенческая» 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең белгечләре  КФТТУ студентларына репродуктив сәламәтлек, хәзерге заман контрацепциясе һәм  җенси юллар белән тапшырылган авырулар турында сөйләделәр.

Аллергологик авыруларны профилактикалау буенча ун көнлек чикләрендә Казанда Республика фәнни-гамәли «Балалар аллергологиясе һәм пульмонологиясе: мәсьәләләр һәм казанышлар» конференциясе булды. Конференциядә педиатрлар, балалар аллергологлары һәм пульмонологлары катнаштылар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының мәгълүматлары буенча, соңгы 10 ел эчендә Россиядә аллергик авырулар белән авыручылар саны сизелерлек арткан. Аллергия белән һәр дүртенче бала интегә. Сулыш органнарының авырулары белән (66%) пациентлар күпчелек тәшкил итәләр, азык-төлек аллергиясе пациентларның 20% очраша, аллергик ринит – 9%, дару аллергиясе –  4%,  бөҗәкләр тешләвенә аллергик реакцияләр –1% пациентларда очраша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International