«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОда 2016 елның 24 апреленнән башлап 30на кадәр Иммунизациянең Европа атнасы чикләрендә «Прививкалар турында сөйләшик» дигән ун көнлек уза. Россиядә шушы елда чараларны үткәрү «Иммунизациянең кимчелекләрен бетерергә» лозунгы астында уза.
«Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның үзенең иске гадәте бар – игелекне һәм күңел җылысын бүләк итү гадәте. Һаман медицина ярдәме генә кирәк булмый, ә ешрак игътибар күрсәтү дә җитәрлек була. Һәм безнең хезмәткәрләребез һәр кешегә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. Бу матур язгы көннәрдә без әбисе белән торган кечкенә ятим кызны бүләкләр белән шатландыра алдык. Шулай ук куркыныч сугыш елларын кичергән буын – өлкән буын да безнең игътибардан читтә калмады. Студентлар сырхауханәсендә озак еллар эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган безнең коллегабыз бездә бөтен кирәкле медицина тикшерүләрен үзды. Ул игътибар һәм кайгырту өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм шундый шартларда медицина ярдәмен алырга мөмкинлекләре булган студенлар өчен шатланды.
2016 елның Healthy Nation медицина журналының беренче номеры басманың рәсми сайтында электрон юрамада да барлыкка килде. Номерның темасы – йогышлы авырулар. ИФО һәм Татарстанның әйдәүче белгечләре инфектологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында сөйләделәр, медицина эшчеләренең киң өлкәсенә юнәлдерелгән киңәшмәләр белән уртаклаштылар. Шулай ук номерда JCI халыкара коммерцияле булмаган оешмасының сыйфат буенча экспертларының эксклюзив интервьюлары, бу елда 90-еллык юбилейны билгеләүче профессор Агафоновның күп кырлы сәләте турында мәкалә, һәм күп башка файдалы һәм кызыклы материаллар номерда бастырылган.
www.healthynation.ru адрес буенча укыгыз!
Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны бөтен дөнья искә ала. XX гасыр башында доктор Гирш Клячкин хастаханәсе дип билгеле булган Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында Габдулла Тукайның мемориаль бүлмәсе ачылды. Бүген монда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академик театрының артистлары булдылар.
Бүген «Н.А.Семашко исемендәге Иҗтимагый сәламәтлекнең Милли ФТИ» ФДБФОның директоры Р.У.Хабриев, ТР буенча Росздравнадзорның территориаль органы җитәкчесе Р.С.Сафиуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф.Ф.Яркаева конференцияне тантаналы ачтылар.
Бүген Казанга рәсми визит барышында «Спасение» сырхауханәсенә Дондагы Ростов шәһ. Сәламәтлек саклау һәм медицина оешмаларының идарәсенең делегациясе килеп китте. Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылган дәүләт-хосусый партнерлык үрнәге кызыксындырган ростовчаннарның беренче визиты. 2013 елда концессион килешү чикләрендә ачылган ММИ филиалы, «Спасение» сырхауханәсе – сәламәтлек саклау системасында шундый дәүләт һәм бизнес хезмәттәшлегенең бердән-бер үрнәге. Экскурсия барышында ростовчаннар сыйфатлы ремонтны да, кабинетларның җиһазландыруын да, шулай ук түләүсез медицина ярдәмен күрсәтү буенча хезмәтләр бирүче хосусый клиниканы һәм шәһәр сырхауханәсен бер бинада берләштерүнең яхшы якларын бәяләделәр. «Хәзерге заманда Дондагы Ростовта ММИ системасы буенча эшләүче медицина үзәкләре шактый күп, – дип Дондагы Ростов шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Наталья Левицкая уртаклашты. – Ләкин алар бөтенесе, шулай әйткәндә, каймак алалар гына: тар белгечләрнең хезмәтләрен, лаборатор тикшеренүләрне тәкъдим итәләр. Бу бизнеснең социаль юнәлдерелгән булуы, медицина үзәкләре кабул итүче терапевтлар белән яхшы сыйфатлы шәһәр сырхауханәләре булуы теләктә».
2016 елның 24 апрелендә дзюдо буенча Европа чемпионатының финал көрәшләре булды. Чемпионатның байрагы чираттагы Чемпионат узадырылачак Варшава шәһәренең вәкиленә тантаналы тапшырылды. 19 апрельдән башлап 25нә кадәр Казан 46 илдән 394 спортсменны кабул итте. «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның медицина хезмәткәрләреннән гыйбәрәт булган спорт медицинасының биш мобиль бригадасы һәм Ашыгыч медицина ярдәменең ике бригадасы 4 татамида һәм «ТАТНЕФТЬ АРЕНА» СКның күнегү залында спортсменнарга медицина ярдәмен күрсәтүне тәэмин иттеләр.
Онкологик аывулар белән көрәшү елының чикләрендә ТРда, Әлмәт муниципаль районының төп оештыру чараларының перспектив планнарына ярашлы, ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр өчен төрле акцияләр, табиблар белән очрашулар, махсус репортажлар, онкологик авыруларның профилактикасы турында, риск факторлары һәм аларны кисәтүнең 10 төп кыгыйдәсе турында яшәүчеләргә тулысынча белдерү өчен басым һәм электрон ММЧда белгечләрнең чыгышларын оештыра.
Яраткан татар шагыйрь Габдулла Тукайның 130-еллыгы алдында республикада сәнгатьчә укучылар конкурслары һәм шигърият бәйрәмнәре узалар. Түбән Кама медицина хезмәткәрләре дә читтә калмадылар. Гадәттәгечә бәйрәмне күп профильле үзәк хастаханәсенә янәшә куелган шагыйрь һәйкәле янында үткәрделәр.
Бөгелмә РҮХ баш табибы «Китапханә төне-2016» дигән шәһәрнең ел саен була торган масштаблы чарасында катнашты. Бөгелмәнең үзәк китапханәсендә укуга булышлык күрсәтү өчен оештырылган акция төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулы кешеләрне берләштерде.