ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

16 июльдә 69нчы яшендә Кукмара район суд-медицина бүлеге мөдире, суд-медицина эксперты табибы, югары квалификацияле патологоанат, «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» Тәлгать Каюмов вафат булды.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау Министрлыгының вакытлы методик тәкъдимнәре басылып чыкты.

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме бригадалары тарафыннан хастаханәгә барлыгы 395 пациент китерелде. Шуларның 182се госпитализацияләүгә җибәрелде, калганнарына ярдәм кабул итү бүлмәсендә күрсәтелде.

Җылы җәйге көндә Мамадыш хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә корсак авыртуына, тәрәт булмавына һәм газларга зарланып, авыр хәлдә пациент килде. Шуңа өстәп аңарда эчәклек үткәрмәүчәнлек һәм перетонит билгеләре булды.

Әлмәттә гомуми практика табибы һәм педиатрның яңа үзәген төзү эшләре бара. Яңа объектның фундаменты инде әзер.


15
июль, 2022 ел
җомга

Ел саен 15 июльдә Бөтенроссия гинеколог көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан без "Мамадыш РҮХ" ДАССУ гинекология бүлеге мөдире, табиб акушер-гинеколог Вәлиуллина Миләүшә Рәзинә кызы белән очраштык һәм аның белән хатын-кызлар сәламәтлегенең иң актуаль темаларының берсе - климактерика чорына әңгәмә кордык.

«Миңа тормыш бүләк ит» акциясен үткәрү кысаларында гаиләне планлаштыру аспектлары турында баш табиб урынбасары Гөлнара Солтанова сөйләде. Гөлнара Солтанова сүзләренә караганда, 2022 елда Алабуга районында абортлар саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк кимегән. Уңай динамика бик мөһим: бу район үзәк хастаханәсе баш табибының гына түгел, район башлыгының да эшчәнлеге бәяләнә торган әһәмиятле индикатор.

Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор хоспис ярдәме бүлегенә дустанә эш визиты белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгеч Резедә Бодрова һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең тернәкләндерү дәвалау бүлеге мөдире Дарья Нефедьева килде.

«Татнефть» ГАҖ хәйрия фондының откан гранты кысаларында Баулы хастаханәсеннә 8 млн.сумлык эндоскопия кабинеты өчен яңа заманча җиһазлар – видеогастроскоп һәм видеоколоноскоп алынды.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге Казан дары заводы хезмәткәрләре өчен «Сәламәт туклану принциплары» турында лекция үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International