Түбән Кама Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе сертификация аудиты узды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Ике көн дәвамында сертификация аудиты кысаларында Түбән Каманың Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә  В.Г. Тимирясов ис. Казан инновацион университеты һәм «Сыйфат» сыйфат проблемалары институты белгечләре эшләде.

Экспертлар Балалар шәһәр хастаханәсенең барлык бүлекчәләрендә булдылар һәм оешманың ИСО-9001 таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерделәр.

ИСО 9001 таләпләренә туры килү-килмәүгә сертификатлаштыру эше нәтиҗәсендә комиссия тарафыннан хастаханәгә тиешле документ бирү турында карар кабул ителде. Әлеге документ медицина учреждениесендә сыйфат белән идарә итү системасы ИСО 9001 стандарты таләпләренә туры китереп төзелә һәм хезмәт күрсәтүнең югары сыйфатын тәэмин итүне раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International