Казан ДАУ студентларына авыруларны профилактикалау турында сөйләделәр

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университетында «Казан дәүләт аграр университеты» белем бирү учреждениесе һәм «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ белән берлектә икътисад факультетының 1 курс студентлары өчен лекторий булды. Чара «Демография» милли проектының «Сәламәт туклану һәм начар гадәтләрдән баш тартуны кертеп, гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү системасын формалаштыру» Федераль проекты кысаларында үткәрелде.

«Эчкечелек һәм тәмәке тартуны профилактикалау» турындан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Атказанган табибы, «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ психотерапевты Гөлфия Гаянова чыгыш ясады. Лекция барышында ул студентларга алкоголь һәм тәмәке эшләнмәләреннән баш тарту мисаллары бирелде, шулай ук психоэмоциональ халәтне тиз арада бетерү өчен сулыш гимнастикасы күрсәтелде.

«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ гигиена тәрбиясе буенча табиб Розалия Харисова тыңлаучыларга коронавирус инфекциясенең (COVID-19) таралу куркынычы турында мәгълүмат бирде, саклагыч битлек төрләрен күрсәтте, чиста битлекләрне саклау һәм пычранган битлекләрне утильләштерү кагыйдәләре, дезинфекцияләүче эретмәләр белән кулларны дөрес эшкәртү күнекмәләрен эшләү турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International