ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Питрәч үзәк район хастаханәсе» ДАССУ баш табибы вазыйфасына Вәлиев Марат Хаҗиб улы билгеләнде. Бүген аны учреждение коллективына тәкъдим иттеләр.
Вәлиев Марат Хаҗиб улы 1989 елда туган. 2012 елда КДМУ "Педиатрия" белгечлеге буенча тәмамлый. 2013 елдан 2015 елга кадәр Казан шәһәренең 20нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә участок терапевты, аннары 2015 елдан башлап – КФУ МСЧның беренче кардиология бүлегенең кардиолог табибы булып эшли.