Республика медицина профилактикасы үзәгенең һәм Республика наркология диспансерының белгечләре халыкны наркотизацияләүне профилактикалауның һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыруның төп юнәлешләре турында сөйләделәр.
6нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсендә «Яр Чаллы сөт бизенең яман шешенә каршы» профилактик акциясе узды.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне 7931 тапкыр коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1151 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 905 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 58 тапкыр. Бу ЮТҺдә 51 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 26 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 13 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 69 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6299 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 66, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 162.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең коллективы «Кыш бабай бул» хәйрия акциясендә катнашты. Түбән Камада медиклар барлык мохтаҗ балаларга уенчыклар, татлы җыелмалар, пазллар, китаплар, иҗат өчен җыелмалар һәм башка бик күп нәрсәләрне тапшырдылар.
Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Теләк чыршысы-2018» хәйрия акциясе старт алды, ул киләсе Яңа елны Кама балалар медицина үзәгендә каршы алачак балалар өчен бүләкләр җыюга юнәлтелгән. 23 декабрьгә кадәр мәгариф оешмаларында, предприятиеләрдә, мәктәпләрдә, шулай ук «Нур» яшьләр үзәгендә бүләкләр җыю бара. Параллель рәвештә яшьләр балалар өчен бәйрәм программасы әзерлиләр.
Татарстан Республикасы илнең 85 регионы арасында электрон хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен бирү буенча 1нче урынны алды. Татарстанда барлыгы 329 351 меңнән артык электрон хезмәткә яраксызлык кәгазе бирелгән.
10 декабрьдә «Казан медицина көллияте»ндә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү оешмалары студентлары арасында «Татар кызы» дигән икенче республика конкурсы узды.
Әлки районында фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Тантаналы ачу ТР ССМ төзелеш идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков катнашында узды.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Молдова Республикасының автономияле территориаль берәмлеге Гагаузия делегациясенең вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында Гагаузия АТБ Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Вадим Чехан Татарстан Республикасына һәм шәхсән Президент Рөстәм Миңнехановка Гагаузия автономияле берәмлегенең сәламәтлек саклау өлкәсенә булышлык күрсәтү өчен рәхмәт белдерде. Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек турында килештеләр.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков РФА академигы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы, И. М. Сеченов исемендәге Беренче мәскәү дәүләт медицина университетының трансплантология һәм ясалма органнары кафедрасы мөдире Сергей Готье белән очрашты.
Очрашу чикләрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм академик В. И. Шумаков исемендәге «Трансплантология һәм ясалма органнарның милли медицина тикшеренү үзәге» ФБДУ арасында донорлык һәм органнар трансплантациясе өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә имза куелды.