ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2017 ел
җомга

Сез безгә сырхауханәләрнең һәм белгечләрнең эшләрен яхшыртырга булыша, Сезнең хокукларыгызны бозулар турында белдерә һәм аларның эшен оештыруын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрегезне әйтә аласыз. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 15 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.

Республика медицина профилактикасы үзәген бөтенроссия мониторингларны оештыруда һәм уздыруда күпьеллык уңышлы хезмәттәшлек өчен Сәламәтлек саклауны оештыру һәм информатизациләү үзәк фәнни-тикшеренү институтының рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының КДМА директоры, профессор, РФА әгъза-мөхбире Р.Ш.Хәсәнов, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Акад. И.П. Павлов исемендәге Беренче Санкт-Петербург ДМУ» ректоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина ярдәме буенча баш белгече С.Ф.Багненко 6нчы номерлы Ашыгыч медицина ярдәме подстанциясенә килеп киттеләр. Подстанция ишекләрен капиталь ремонттан соң ачты.

Инновацион медицина технологияләре һәм дәвалауның хәзерге заман стандартлары 18 октябрьдән башлап 20нә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә узачак «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәкләр. Бу елда күргәзмә эшендә Россиядән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән, 100 артык эре компания катнашачак. Эшлекле программасында Россия сәламәтлек саклавының әйдәүче экспертлары, тармак ассоциацияләренең, министрлыкларының һәм ведомстволарының вәкилләре, җитәкчеләре һәм табилары-белгечләре катнашачаклар.

Казанның метро станцияләре янында вакциналаштыру  мобиль пунктларында грипптан прививканы 10127 кеше ясатты инде. Исегезгә төшерик, 15нче октябрьгә кадәр, метродан китмичә, казанлылар грипптан прививка ясата алалар. Вакциналаштыру мобиль пунктлары иң кызу хәрәкәтле метро станцияләре янында: «Җиңү Проспекты», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек», «Авиатөзелеш» метро станцияләре янында, шулай ук ««Казан» агросәнәгать паркы» территориясендә эшлиләр.

18 октябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе ачылачак. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре  төрле авырулар дәвалау өлкәсендә иң яңа тикшеренүләр турында мәгълүмат алачаклар, коллегалары белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар, бизнесменнар сәламәтлек саклау оешмалары өчен үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр, ә шәһәрдә торучылар түләүсез медицина тикшерүләр үтә алачаклар.

Балалар республика клиник хастаханәсе җирлегендә пациентларны дәвалау һәм реабилитацияләү мөмкинлекләре, белгечләрнең бергә эшләү 89% артык очракта аякларның сөякләре янында- һәм  буын эче сындыруларның нәтиҗәләре белән пациентларны медицина реабилитацияләүнең уңышлы нәтиҗәләренә җитәргә мөмкинлек бирә.

Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хезмәткәрләре картайган кешеләр өчен йортларның, балалар йортларының, психоневролргик интернатларның китапханәләрен тулыландырдылар.

Кунаклар игътибарына кабул итү-диагностик бүлегенең эше, пациентлар агымын бүлү алгоритмы, операция блогының, 1нче номерлы анестезиология һәм реанимацияләү бүлекләренең  эшләре тәкъдим ителделәр. Шулай ук кунаклар вертолет мәйданчыгын карадылар. Ахырда делегатларга хастаханә җирлегендә Ашыгыч медицина үзәген оештыру турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International