ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бөгелмә бала табу йортында,  Халыкара балалар көненә багышланган “Тормыш аллеясы” дигән акция узды. Анда Бөгелмә районы башлыгы, Бөгелмәнен мэры Линар Закиров һәм 20 гаилә пары катнаштылар. Аларнын балалары яңа бала табу йортында туганнар.

Яр Чаллы шәһәрендә “Кама таңнары. Яман шеш белән авыручыларга ашыгыч, кичектергесез һәм паллиатив ярдәмнең әһәмиятле сораулары” дигән халыкара катнашу белән фәнни-гамәли конференци узды. Анда паллиатив һәм кичектергесез ярдәм аспектлары турында фикер алыштылар, шулай ук авырту каршына терапия һәм яман шеш авырулары сораулары турында сүз барды.

2017 елның 22 маеннан башлапн 28нә кадәр Ашыгыч медицина ярдәме станциясенщ 7612 чакыру керде. Иҗтимагый урыннарга 1324 чакыру керде. Ин күп чакыру – 5841 – төрле авыруларга туры килде, шул исәптә 187 инсульт һәм 45 инфаркт. 90 тапкыр ашыгыч ярдәм табиблары хатын-кыз  бала табуга  чыктылар.

2017 елның 30 май көнендә Казан шәһәрендә Идел буе федераль округының “Меланома иммунотерапиясе” дигән региональ фәнни-гамәли конференциясе  узачак.

Чистай районнын үзәк хастаханәсендә “Колопроктологиянең әһәмиятле сораулары буенча” Республика конференциясе үтте. Анда ТР сәламәтлек саклау министрлыгының  штаттан тыш белгече-колопроктологы Олег Карпухин катнашты.

Бөгелмә районында табибләр тикшерү сораулары, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнен сәләмәтлеге, медицина тәртибен һәм тәэмин итү, Бөтенроссия физкультура - спорт комплексы "Хезмәткә һәм оборонага әзер" нормативын башкаруын һәм Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау оешмаларында медик аклау турында семинар - киңәшмәсе узды.


26
май, 2017 ел
җомга

Бүген шәһәр студентлар сырхауханәсендә шәфкатьлелек ярминкәсе узды. Сырхауханәнен эшләүчеләре үз куллары белән төрле әзерләнгән  әйберләр:  ясалган эшләнмәләр, чәчәкләр, уенчыклар, панно тәкъдим иттеләр. Бөтен килгән кешеләрнен бар иде мөмкинлеге аларны алырга, шуның белән яхшылык эшләргә  - бөтен сатудан җиелган акчаны ярлыларга матди ярдәм итүгә җибәрәчәкләр. Шулай ук акция  кысаларында, сырхауханәнен эшләүчеләре медицина ярдәме күрсәтә торган социаль уңышсыз гаиләдән авыру бала янына барып кайттыллар. Аңа психологик һәм матди ярдәм күрсәтелгән.

 

Казанда “2017-  Әһәмиятле нефрология сораулары буенча” Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция 130 белгечләр: нефролог, уролог, трансплантолог  һәм эчке авыру табибләрен  җыйды.

5нән  һәм 19 нчы июньга кадәр, Мирный посёлогында,“Динамо”спорт үзәгендә “Медицина каникуллары” профиль сменасы узачак.

Лагерь программасы шул мәктәп яшь үзенчәлекләренә карап махсус эшләнгән, һәм ике блоктан тора: беренчесе -  психология профессия сайлавына багышлаган, икенчесе - баштагы гамәли медицина күнекмәләрен өйрәнүгә. Аларның күбесе  тормышта файдалы булачак.

Лагерь территориясында кунакханә корпуслары, ашханә, уен һәм спорт майданчыклары, стадион, актлар залы белән сәхнәсе һәм күп щатырлар оештырылган; тәүлек буе саклау һәм медицина хезмәте күрсәтү; 5 көнге ашату: иртәнге аш, төшке аш, полдник, кичке аш, икенче кичке аш.

Бүген  “Игелекле Казан”шәһәр проектында акция кысаларында ашыгыч ярдәм станциясында  шәфкатьлелек ярминкәсе узды.

Станция эшчеләре ярминкә кунакларын кайнар чәй, пешкән камыр ризыклары  һәм татлы ашамлыклар белән сыйладылар. Күп  ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре,  ярминкәгә тәүлекле һәм төнге дежурлыктансың килгәнгә карамыйча, бәйрәм атмосферасы барлыгын бетенесе дә сизделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International