2017 елның 30 маенда Казанда «Меланома иммунотерапиясе» дигән регионара фәнни-гамәли Идел буе федераль округының конференциясе булачак. Мәктәп меланоманың морфологик диагностикасына һәм дәвалауның хәзерге заман алымнарына багышланачак.
Россия Федерациясе Дәүләт думасы дипутаты Әлфия Гумар кызы Когогинаның инициативасы буенча Яр Чаллыда «Иң яхшы балалар табибы – 2017» дигән халык тарафыннан хөрмәтләнү шәһәр конкурсы башланды. Ул 10 июньгә кадәр «Челнинские известия (Чаллы хәбәрләре)» газетның мәгълүматлары булышлыгында узачак.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Рафаэль Хәмзә улы Габдрахманов билгеләнде.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Норлат үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Айдар Рөстәм улы Сагдеев билгеләнде.
2017 елның 26–27 маенда Яр Чаллыда халыкара катнашу белән Регионара фәнни-гамәли «Кама таңнары. Онкологик авыручыларга ашыгыч, кичектергесез һәм паллиатив ярдәмнең көнүзәк мәсьәләләре» конференциясе узачак.
Республика клиник онкология диспансерында беренче регионара фәнни-гамәли «Идел буе эмболизация курсы» дигән конференция узды. Табиблар интервенцион радиологиянең хәзерге заман казанышлары, яман шешләрен диагностикалауның һәм дәвалауның эндоваскуляр методикалары, рентген хирургының эшендә иң яңа IT-технологияләре һәм регионар химия терапиясе мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Мамадыш үзәк район хастаханәсендә «Аркада авырту. Дисциплинарара алым. Ревматолог һәм невролог карашлары» темасына мастер-класс узды. Анда 70 артык белгеч катнашты: бу республиканың биш районыннан табиблар-терапевтлар, неврологлар, гомуми практика табиблары һәм фельдшерлар.
2017 елның 18–19 маенда өзлексез медицин белемен бирү проекты чикләрендә Хирургларның Россия җәмгыятенең Бөтенроссия Хирурглар мәктәбенә Россия ЭЭМның Материаль-техник һәм медицина тәэминаты буенча департаменты Медицина тәэминаты идарәсенең делегациясе Казанга килеп китте. Аның составында – Россия ЭЭМ баш хирургы, «Ашамлыклар производствосының Мәскәү дәүләт университеты» ЮҺББ ФДБББО карамыгындагы Медик-социаль технологияләр институтының хирургия кафедрасы мөдире, эчке хезмәт полковнигы, мед.фәннәре докторы, профессор В.Ф. Зубрицкий.
Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча «Гәүдәнең кирәгеннән артык массасын, симерүне профилактикалау һәм сәламәт ашау культурасын оештыру өлкәсендә иң яхшы сәламәтлек үзәге» номинациясендә 1нче урын Казан шәһ. 18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе җирлегендә Сәламәтлек үзәгенә бирелде.
Һөнәри белем бирү оешмаларының студентлары арасында 15 майда башланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе республика югары уку йортларының интерактив чараларында кызу итеп эшли башлады һәм «Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көнендә» «2017-Казан марафоны» җиңел атлетика ярышы белән тәмамланды.