ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Һәр шәһәрдә торучы хатын-кыз онколог-маммологта консультация ала, түләүсез карауны һәм сөт бизеләрен тикшерүне уза алды. Барысы 368 хатын-кызны карадылар, аларның икесендә онкопатологиягә шик ачыкланды. Маммографияне узу өчен 12 хатын-кыз юнәлтелде.

Түбән Камада КРВЙ белән авырып киткәнәрнең саны ике тапкыр диярлек кимеде, –  шуның турында Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан эпидемиологы Елена Пискарева хәбәр итте. Узган атна эчендә көчле респиратор вирус йогышы (КРВЙ) диагнозын 731 кешегә куйдылар. Авырып китүчеләр арасында 447 бала. Эпидсезон вакытында грипп диагнозы Түбән Камада куелмады. Белгечләр шунда привика кампаниясенең зур ролен билгелиләр – 40 проценттан артык Түбән Камада торучылары грипптан прививканы ясадылар.

Остеопороз – гадәттәгечә хатын-кызлар авыруы дип санала. Ләкин аннан ирләр дә җәфаланалар. Аны  ешрак сизмиләр, һәм ул берничек тә ачыкланмый. Ләкин әгәр авыруга вакытында диагноз куелмаса, беренче симптом булып тормышка куркынычлы сындыру булырга мөмкин. Шуның турында бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә шәфкать туташларын укыту чикләрендә сөйләделәр.

Делегация Республика клиник онкология диспансерының яңартылган 2нче номерлы дәвалау-диагностика корпусына килеп китте, оешманың диагностика һәм дәвалау бүлекләренең эшләре белән танышты һәм Атом-төш  медицинасы үзәген карады.

Февральнең актык көнендә гадәттәгечә Халыкара сирәк очрый торган авырулар көне билгеләнә. Бу көн Сирәк очрый торган авырулар буенча Европа оешмасы һәм Милли альянслар советы белән оештырып җибәрелгән һәм 2008 елдан башлап уздырыла.

2016 елда узган ел белән чагыштырганда Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санының дәрәҗәсе  2,3 процентка кимеде. Моның турында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин «Сезнең сәламәтлегез –  Россия киләчәге» милли проекты турында фикер алышуга багышланган конференция барышында сөйләде.

Әлмәттә онкологик авырулар профилактикасы буенча пациент мәктәбе узды. Акция чикләрендә сәламәт яшәү рәвешен үтәү мөһимлеге турында фикер алыштылар.


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Ел йомгакларын ясауга багышланган, гадәттәге ел саен була торган медицина советы Казан шәһ.7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә булды.

Казанда ТР ССМ Республика кан үзәгенең йомгаклау медицина советының утырышы булды. Анда 2016 ел эчендә үзәкнең эш йомгакларын ясадылар. Утырышта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева катнашты.

Түбән Каманың «Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССОның сырхауханә эше буенча баш табибы урынбасары Елена Чигвинцевага «ТР Атказанган табибы» исеме бирелде. Дәүләт бүләге сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәте һәм күпьеллык торышып эшләгән эше өчен ТР Президентының Указы буенча тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International