ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 19 сентябреннән башлап 25нә  кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8350 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1288 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6465 – төрле авыруларга, шул санда 183 инсультка һәм 54 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 122 тапкыр чыктылар.


25
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Казанда «Милләт кроссы-2016» дигән Бөтенроссия йөгереш көне узды. Йөгерүдә 20 меңнән артык Казанда торучы катнашты. Катнашучылар 2, 4, 6, 8, 12 км-лы араны ерып чыктылар. Йөгерешләр Үзәк стадионга һәм циркка янәшә булган мәйданчыкта оештырылдылар. Җылы сентябрь көнендә гадәттәгечә йөгерештә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Түбән Каманың 50-елыгы көнендә 18 бала: 8 кыз һәм 8 малай, шул санда игезәкләр, дөнья күрде. Аналарга истәлек открыткалар , яңа туган балалар өчен комплектлар бирделәр.

Түбән Камада агачларны масса-күләм утырту акциясенең чираттагы этабы узды. Анда, гадәттәгечә, инде ярты гасыр бөтен битараф булмаган кешеләр катнашалар. 

Татарстан Республикасында онкология авырулары белән халыкка ярдәм күрсәтү системасы Россиядә иң яхшы дип таныла. Татарстан Республикасы территориясендә Милли онкология программасы чараларын гамәлгә ашыру чоры эчендә 2010–2011 елларда махсуслаштырылган онкология ярдәмен халыкка якынлаштыруны рөхсәт итүче онкологик кластер оештырылды.

Татарстанның  неонатологлары һәм  акушерлары-гинекологлары бүген Яр Чаллыда перинатология мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шәһәрдә республика фәнни-гамәли конференциясе узды.


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ТР сәләмәтлек саклау министры боерыгы белән “Кайбыч районы үзәк хастаханәсе”  ДАССОның баш табиб вазыйфасына Сафиуллина Гөлнара Илдус кызы билгеләнде.

Скальпельсыз аналыкнын  миомасын алдыру – Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендәдә  мөмкин булды. Рентгенохирургия  диагностикалау һәм дәвалау ысуллары бүлендегендә беренче тапкыр аналыкнын шеш алдыру буенча аналыклы  артериялар эмболизация методы буенча операция узды.

23 сентябрь көнендә, сәг.10.00  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР  яман шеш авыруларының диагностикалау һәм дәвалау инновацияләры юнәлешләренә багышланган  пресс-конференциясы узачак.

Фармацевтика бизнесы һәм профильле дәүләт идарәчелек вәкилләре дүртенче очрашуга җиелдылар. Ул Россия халкысын дару белән тәэмин итү системасын камилләштерү темасына багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International