ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

15 июньдә 8.30 сәг. Казан Ривьерасында «Таркау склероз һәм ҮНСның башка демиелинизлаучы авырулары: хәзерге заман хәле, мәсьәләләре. Диагностика һәм терапия мәсьәләләре» дигән конференция булачак.

Бүген 12.20 сәг. Зәй районында Яр Чаллы – Әлмәт а/ю 24 км ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобильнең бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, алар арасында 1 кеше ЮТҺ урынында һәлак булды.

Нинди дару чараларын балага бирергә ярый – уйларга һәм анализ ясарга мөһим, –  дип татарстан ата-аналарына МЕГА-лекторийдә ачык лекциядә табиб-педиатр Гөлнур Клетенкова киңәш бирде. Сөләүче шулай ук, томаудан дару чараларын еш куллану борынның сизүчән лайлалы катлавы өчен куркынчлы булырга мөмкин, дип билгеләде, аеруча бу кечкенә яшьтәге балаларга кагыла.

15 июньдә 10.00 сәг. Кабан күленең яр буенда  «7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОсы КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасы белән бергәләп  көчле таҗсыман синдромны кичергән пациентлар өчен «Йөрәкнең сәламәтлеген саклыйк» дигән дәвалау йөреш төркемен оештыра.

15 июньдә 10.00 сәг. башлап 16.00 сәг. кадәр Казан ярминкасы территориясендә  халыкның ир-ат яртысы өчен «Ирләр сәламәтлеге» конгрессы чикләрендә «Үз сәламәтлегеңне тикшер!» дигән акцияне уздырачаклар. Һәр теләүче кеше тикшерүне түләүсез үтә ала! Татарстан ирләренең сәламәтлеген илнең әйдәүче урологлары тикшерәчәк.

Акциянең уздыру адресы: «Казан ярминкасы», Оренбург тракты ур., 8, Павильон № 1.


11
июнь, 2016 ел
шимбә

«Бүген республикада бөер кимчелеге белән 1200 пациент   амбулаториядә диализ уза, алар арасында 18 кеше Мамадыш районында яши», – дип А.Вафин белдерде.

Бүген ТР Мамадыш районында Түбән Ушмы табиб амбулаториясенең ачылуы булды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм ТР Мамадыш районының башлыгы Анатолий Иванов катнаштылар.


10
июнь, 2016 ел
җомга

60 яшьтән олырак кешеләргә кояш астында еш булырга һәм бакча участокларында озак эшләргә табиблар киңәш бирмиләр.

Татарстан Республикасы Экология министрлыгында «Экояз 2016» кокурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик ике айлык чикләрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсендә үткәрелгән эшләрне жюри әгъзалары югары бәяләде.

2016 елның 15 июнендә 16.00 сәг. «Казан» Гаилә үзәгендә (С.Хәким ур., 4) Медицина хезмәткәре көне алдында 10 табиб нәселен бүләклиләр. Бөтен үз тормышларын бу гаиләләләр медицинага багышладылар һәм һөнәрне буыннан буынга тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International