Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә арадаш кимерчәкне ясалмага алмаштыру буенча Татарстанда беренче булган операция узды. Соңгы елларда бүсерне дәвалауның төрле аяу микрохирургия алымнарын уңышлы эшкәртүгә карамастан кабатлана торучы синдромнар үсешенең ешлыгы шундый ук булып кала. Мастер-класста РКХ 1нче номерлы нейрохирургия бүлегенең җитәкчесе Т.А.Бикмуллин һәм Татарстан коллегалары белән тәҗрибәсе белән уртаклашкан, Мәскәүнең нейрохирургы Виталий Сычев ике операция уздырылдылар. Яңа хирургия алымы турында тулысынча «Татарстан-Яңа гасыр» ТРК, «Казан» ТРК, «Татарстан» ДТРК яңалыкларында.
«Педиатриядә һәм балалар хирургиясендә инновацион технологияләр» XIV Россия конгрессы – масштаблы форум, анда илнең әйдәүче медицина белгечләре катнашты. Конгрессны оештыручылар арасында Россиянең иң яхшы фәнни-тикшеренү институтлары: педиатрия клиник институты, балалар яшендәге хирургиянең ФТИ, РФА туклану ФТИ, Россия белгечләре ассоциацияләре – педиатрия үзәкләренең, балалар хирургиларының, балалар кардиологларының, ЛОР-педиатрларының, белгечләр – гастроэнтерологлар, диетологлар, аллергологлар берләшмәләре.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.