Балалар шәһәр хастаханәсе стационарында капиталь ремонт дәвам итә. 6 һәм 5 катның яртысында, операция блогында һәм хирургия бүлегендә эшләр тәмамланган. Бер атнадан соң гына ремонтланган биналарга керү планлаштырыла.
3 һәм 4 катта, педиатрия һәм пульмонология бүлекләрендә ремонт эшләре бара.