Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча “Халык тикшерүе”, ТР сәләмәтлек саклау Министрлыкның бердәм тәүлек буе эшли торган “кызу линия” телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында “Гражданнар мөрәҗәгатьләре" бүлегендә эшлиләр.
Исегезгә төшерәбез, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Врач года – Ак чәчәкләр» дигән республика премиясенең номинантлары өчен интернет-сайлау уза.
2017 елның 5 июненнән башлап 11нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7185 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1340 чакыру керде.
Хәзерге заман ультратавыш технологияләр үзәге үз эшен РКХдә башлады. Анда нур һәм ультратавыш диагностикасының хәзерге заман технологияләрен кертәчәкләр. Үзәк Республика клиник хастаханәсе җитәкчесенең инициативасы буенча һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгында оештырылды.
14 июньдә, Бөтендөнья кан доноры көнендә, Казанда «Кан тапшырыгыз. Аны хәзер тапшырыгыз. Аны еш тапшырыгыз» лозунгы астында донор акциясе узачак.
Яр Чаллының 4 номерлы шәһәр сырхауханәсендә «Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш регионында онкологик ярдәмне камилләштерү һәм онклогик авырулардан үлем санын киметү» темасына районара семинар-киңәшмә узды.
Республиканың ерактагы районнарында рентгенологик диагностиканың тәүлек буе сузылган хезмәтен оештыру, табиб-рентгенологның үз вакытында һәм квалифицияле нәтиҗәне алу, кыйммәтле җиһазның эшсез тору вакытын киметү максатында Татарстанда «ТР Бердәм рентгенологы» дигән хезмәт оештырылды.
Казанда Республика клиник хастаханәсенең Галим советының утырышы хастаханәнең фәнни-тикшеренү бүлеге җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашулары белән узды.
Бу көннәрдә Казан шәһәрендә Россия яшь урологлар Ассоциацияның “Урологияның киләчәге. Урологияда яман һәм зарарсыз шешләр авырулары” дигән IV Конгрессы бара. Бу чарада Россияның төрле регионынаң 200дән артык уролог катнаша.
Бүген “Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлык” медицина учреждениеләрның ирекле сертификацияләү системасы туры килү таләпләренә сертификатын Республика балалар клиника хастаханәсе алды. Сәләмәтлек саклау республиканың идарәчелек сертификациясын тагын ике учреждения узды.