ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

Гипертония авыруы белән пациентлар өчен мәктәп Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең сырхауханәсе биналарында узды. Мәктәпкә килүчеләр табиблардан бөтен кирәкле мәгълүмат алырга гына түгел, ләкин махсус аппарат ярдәме белән кан тамырлары системасының яшен һәм стресс индексын үлчи алдылар.

Әлмәт онкология үзәгендә дәвамлы авырту синдромы вакытында хәзерге заман терапия турында сөйләгән Пациентлар өчен мәктәп булды. Доклад белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгеч, Республика клиник онкология диспансерының дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары, м.ф.к. Илсур Шаймарданов һәм Әлмәт онкология үзәге паллиатив хезмәтенең табибы-онкологы Рөстәм Газизов чыктылар.

Түбән Кама табиблары беренче май профсоюзлар митингында катнаштылар. «Лаеклы эш, хезмәт хакы, яшәү өчен» дигән лозунг астында чарада Түбән Каманың 100 артык медицина хезмәткәре катнашты.

Бүген Иннополиста IT-лицей укучылары өчен «Яшүсмерләрне җенси тәрбияләү – киләчәк буын сәламәтлегенең дәлиле» темасына лекция узды. Дәрестә яшүсмерләрне кызыксындыручы сорауларны карап тикшерделәр: башка җенесле дусларга дөрес бәйләнешле булуга ничек өйрәнергә, алар белән үзеңне ничек тотарга һәм башка. Яшь кешеләрнең мөнәсәбәтләрендә мөмкин булган шартлар, теләмәгән нәтиҗәләрдән ничек сакланырга – бу мәсьәләләрне лекциядә тикшерделәр.

7 майда Казанда Крикет буенча югары уку йортлар арасында беренче турнир булачак. Ярышларда Казан дәүләт медицина университетының, шулай ук КФУ, КНИТУ-КАИ һәм Казан юридик институтының 15 командасы катнашачак. Уеннар Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең футбол кырында 11.00 сәг.  башланачаклар.


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Ел саен була торган гадәттәге Аеклык бәйрәмен Казанда Ленин бакчасының аллеяларында билгеләделәр. Чара эчүчелеккә үзенең тискәре мөнәсәбәтен чагылдырырга әзер булган төрле яшьтәге кешеләрне җыйды. Сәламәт яшәү рәвешенә гражданнарның игътибарларын тарту өчен оештыручылар төрле уеннар һәм конкурслар хәзерләделәр. Бәйрәм ахырында бөтен сәламәт яшәү рәвешен саклаган катнашучылар файдалы ботканы һәм компот бораз ашап  ала алдылар.

Бүген Татарстан Республикасында санитар чистартуның һәм төзекләндерүнең ике айлык чикләрендә шимбә өмәсе булды. Медицина хезмәткәрләре читтә калмадылар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Аппаратының хезмәткәрләре, шулай ук күпсанлы медиклар Бөтенроссия чисталык акциясендә рәхәтләнеп катнаштылар – шушы язда безнең республикабызны тагын да матуррак итеп эшләр өчен шимбә өмәсенә кушылдылар. Медицина хезмәткәрләре хастаханәләрнең һәм клиникаларның эрдәгәш территорияләрен тәртипкә китерделәр, үз эш урыннарын чистарттылар. Кояшлы һава торышы һәм гомуми изге эш шушы бик әйбәт акциядә бөтен катнашучыларга күп рәхәтлек китерде.


28
апрель, 2017 ел
җомга

Бүген сәламәтлек саклау оешмаларының вәкилләре Идел буе районы 95нче номерлы мәктәбенең һәм 83нче номерлы лицееның укучыларына сәламәтлек саклау, онкология авыруларын профилактикалау, әйләнә-тирәдәге мөхит рисклары турында лекцияләр циклын укыдылар.

Казанга Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (БССО) вәкилләре Россия Федерациясендә БССОның җитәкчесе башлыгында эш визит белән килделәр. Делегация составында: йогышлы булмаган авыруларын профилактикалау һәм алар белән көрәшү буенча  БССОның Европа офисы җитәкчесе, доктор Жоао Бреда; йогышлы булмаган авырулары буенча БССОның Европа региональ бюросының Өлкән кинәшчесе, доктор Луиджи Мильорини; Россия Федерациясендә  БССО Вәкиллегенең туберкулёз белән көрәшү буенча программасының Координаторы, доктор Никита Юрий улы Афанасьев; Россия Федерациясендә  БССО Вәкиллегенең тәмәке белән көрәшү буенча программасының Белгече Ольга Владимир кызы Манухина.

«Республика клиник хастаханәсе» ДАССО һәм « Казан эндокринология диспансеры» ДАССО белгечләре шикәрле диабет белән авыручыларны консультатив кабул итү уздырдлар. Барысы 40 кеше карап тикшерелде. Скрининг лабораториясе эшләде, анда һәр теләүче кандагы глюкоза биеклеген белә алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International