ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Россиянең Федераль медицина-биология агентлыгының  Офтальмология үзәге җитәкчесе, Россия ФМБАның  квалификация күтәрү итнституты (Мәскәү шәһ.) офтальмология  кафедрасы мөдире, профессор В.Н. Трубилин катнашуында ТР Офтальмологлар җәмгыятенең утырышы узды.

Бүген 20 октябрьдә бөтен дөньяда Остеопороз көне билгеләнә. Бу киң таралган авыру турында 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә дә сөйләштеләр.

Репертуар махсус рәвештә акушерлар-гинекологлар белән сайланган. Концертта йөклелеккә һәм бала табуга уңайлы тәэсир итүче Моцарт, Штраус, Сәйдәш һ.б. әсәрләре янгырыячак.

Луч телекомпаниясенең һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең берләштерелгән яңа проекты башланды

Фәнни-техник хезмәттәшлек чикләрендә Яр Чаллы шәһ. «5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССОна (ЮНИДО) сәнәгый үсеш буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы экспертлары килеп киттеләр. Очрашу барышында яклар  энергоменеджмент принципларын – мониторингка,  энергетик ресурсларны киметүгә һәм нәтиҗәле куллануга юнәлгән системасын хастаханәгә урнаштыру турында фикер алыштылар.

2016 елның 26 октяберендә ТНВ телеканалында «Туры элемтә» программасының туры эфирында ТР баш офтальмологы, Республика клиник офтальмология хастаханәсенең баш табибы Айдар Әмиров белән интервью узачак.

Бүген «Түбән Кама районы үзәк күп профильле хастаханәсе» ДАССОның 1нче номерлы сырхауханәсендә йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау темасына «Пациент мәктәбе» узды.

РКХнең перинаталь үзәгенә Ю.Ф.Горячев исемендәге «Ульяновск өлкә балалар клиник хастаханәсе» ДССОның баш табибы Анна Лебедько һәм Ульяновск өлкә балалар клиник хастаханәсенең структур бүлекчәсенең перинаталь үзәге директоры, м.ф.к. Марина Иглина килеп киттеләр.

Иннополис шәһ. РКХнең медицина үзәгенә ТР Президентының Аппараты җитәкчесенең урынбасары, ТР Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев килеп китте, анда ул ТР министрлыкларының һәм ведомстволарының җитәкчеләре белән килде.


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Рейтинг  беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтүче участок терапевт-табиблары һәм гомуми практика табиблары арасында ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International