ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Акция Ватанны саклаучы көне хөрмәтенә узды һәм донорлар өчен бүләкләр һәм сюрпризлар белән икенче сезон пректының дәвамы булды. Бу көнне 73 донор кан бирде, кан банкы 32 литрдан күбрәк донор каны белән тулыланды.

2016 елның 25 февралендә 16.30 (Казан шәһ., Бутлеров ур., 49, ЯУК-3 аудиториясендә) Казан дәүләт медицина университетының һәм «Ника» дигән Республика җәмәгать инвалидлар оешмасының бергәләшеп катнашуларында «Инклюзив белем бирү. Югары уку йортларында инвалидларны укыту: көнүзәк мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары» дигән «түгәрәк өстәл» булачак.


21
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы буенча  Роспотребнадзор идарәсендә «Татарстан Республикасының яшьләр мәйданчыкларында  ВИЧ-йогышны  профилактикалау буенча, шул санда мәгълүматый-белем бирү чараларын оештыру турында» темасына эш киңәшмәсе булды.


20
февраль, 2016 ел
шимбә

Үзәкнең китапханәсендә җыелганнар алдында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин рәсми сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул, Регионара клиник-диагностик үзәкнең йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем санын киметүгә кертелгән өлеше гаять зур, дип билгеләде.

15 февральдән башлап 20нә кадәр ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсенең казналык-бит хирургиясе бүлеге җирлегендә Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы белгечләре өчен Россиянең казналык-бит хирургиясе өлкәсендә әйдәүче белгече, РХДУның (Мәскәү) казналык-бит хирургиясе кафедрасы доценты П.Н. Митрошенковның мастер-классы узды.

Беренче тапкыр оештырылган шәфкатъ туташларының советында «Акрын үсәргә курыкма, үзгәрешсез калырга курык» дигән девиз астында һөнәри эшчәнлекнең мәсьәләләре һәр яктан тикшерелделәр.

Совет эшендә катнаштылар: Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча идарәнең башлыгы Гүзәл Шакирова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин һәм башка рәсми чакырылган шәхесләр.

 

Олимпиада икенче шәһәрләрдән һәм югары уку йортларыннан сезнең коллегаларыгыз белән танышырга мөмкинлек бирә. Нерв авыруларын, киң мәгънәдәге неврологияне  белергә төрле белгечлекләрнең табиблары өчен гадәттән тыш мөһим. Бу караштан Казан – ул урыннар һәм исемнәр (Л.И. Омороков, Л.О. Даркшевич  һәм башкалар) буенча  аерым игътибарга лаек булган неврологик фәннең Мәккәсе.

Курста сөт бизләрен беренчел һәм кичектерелгән реконструкцияләүнең көнүзәк һәм перспектив юнәлешләре карап тикшереләчәкләр.

Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «2015 елның йомгаклары буенча кирәкле дару чаралары белән тәэмин итүнең, Татарстан Республикасы гражданнарын 7 финанс-чыгымлы авырулар буенча түләүсез дару чаралары белән тәэмин итүнең, «Медикаментлар» статьясы буенча медицина оешмаларының дару тәэминаты  программаларын гамәлгә ашыру» дигән видеоконференция тәртибендә республика киңәшмәсе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International