Бүген «Мамадыш районы үзәк хастаханәсе» ДАССОда «СК «АК БАРС-Мед» ҖЧҖ белән страховать ителгән кешеләр белән «түгәрәк өстәл» булды. Чарада Мамадыш шәһ. һәм Мамадыш районында «СК «АК БАРС-Мед» ҖЧҖ вәкиллеге директоры Радий Газизуллин һәм Яр Чаллы шәһ. «СК «АК БАРС-Мед» ҖЧҖ филиалының страховать ителгәннәрнең хокукларын саклау бүлегенең башлыгы Резеда Гайнутдинова катнаштылар. Баш табибның сырхауханә эшләре буенча урынбасары Рамил Галиев, баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Илдус Демиев хастаханәнең вәкилләре булдылар. Пациентлар страховать ителгән шәхесләрнең хокуклары һәм бурычлары турында 2015 елга дәүләт гарантияләре программасына ярашлы, «АК БАРС» страховой төркеменең эшчәнлеге һәм страховой продуктлар турында мәгълүматлар алдылар. РҮХнең һәм страховой компаниясенең вәкилләре бөтен барлыкка килгән сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Үз чиратында пациентлар РҮХнең медицина хезмәткәрләренә, очрашуны оештыручыларга бирелгән мәгълүмат һәм диалог өчен рәхмәт сүзләрен әйттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхразиевның һәм ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинның ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе территориясендә төзелүче перинаталь үзәккә эш чыгулары булды. Төзелүче объектны карап тикшерүдә катнаштылар: РКХ баш табибы Гайфуллин Р.Ф., РКХ директоры Имамеев Д.Я., шулай ук төзү-монтаж эшләр үткәрүче оешманың вәкилләре.
2015 елның 24 декабрендә Казан шәһ. ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры җирлегендә «Онколог көне» дигән республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциядә катнашырга беренчел онкологик кабинетларның, беренчел онкологик бүлекләрнең һәм стационарларның онкологик бүлекләрнең табиблары чакырылалар.
Татарстан Республикасы онкология хезмәтендә радиотерапияне модернизацияләү буенча татарстан-испания проектын хәзерләү чикләрендә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинның «ЭРЕСА» онкологик һәм радиотерапевтик хезмәтенең җитәкчесе Хосе Лопес Торресийас һәм төркемнең халыкара мөнәсәбәт департаменты җитәкчесе Рубен Дель Посо Ирибаррия составында «ЭРЕСА» компаниясенең эш төркеме белән очрашуы булды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның «ЭРЕСА Группо медико» компанияләре төркеменең Президенты Висенте Саус һәм «Эксплорасионес Радиолохикас Эспесиалес» ҖЧҖне бергә оештыручы Лорена Саус белән очрашуы планлаштырылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм башкалар катнашкан югары уку йортының попечитель советында Казан (Идел буе) федераль университетында медицина белем бирүенең үсеше һәм университет клиникасын оештыру турында фикер алыштылар.
2015 елда Яр Чаллыда «шикәрле диабет» дигән диагноз 23 балага куелды. Барысы шәһәр буенча исәптә – 127 яше җитмәгән кеше. Белгечләр фикере буенча, авыруның төп сәбәбе – генетик һәм аутоиммун бирешүчәнлек. Шундый бирешүчәнлек белән балаларның авыруы стресс, көчле авырулар, килешмәчәклекне исәпләмичә прививкалар ясау, гормональ үзгәрү һәм башка сәбәпләр белән кузгатылырга мөмкин була. Шуның белән бергә, белгечләр ышанычлы итеп әйтәләр: диабет – ул приговор түгел, ә яшәү рәвеше. 1999 елдан башлап шәһәрдә шикәрле диабет мәктәбе уңышлы эшли. Аны Кама балалар медицина үзәгенең табибы – балалар эндокринологы Роза Сәлимуллина алып бара. Монда ата-аналарны баланың ашавын планлаштырырга, канда глюкоза дәрәҗәсен тикшерергә, инсулинтерапиянең дозасын тикшерергә өйрәтәләр, рөхсәт ителгән физик йөкләнешләр турында сөйләячәкләр. Диабет мәктәбе аркасында бу авыруның бөтен аспектлары турында яхшы хәбәрдар булырга мөмкин.
Яр Чаллы шәһәрендә I типтагы шикәрле диабет диагнозы белән 127 бала исәптә тора, бу инсулинга бәйле диабет. Алар арасында 20% якын 7 яшькә кадәр балалар, 30% – 7 яшьтән башлап 11гә кадәр һәм 50% – яшьүсмерләр. Кызганычка каршы, бу авыру белән балалар саны ел саен арта (5 ел элек алар йөздән кимрәк булган). Алай гына да түгел, шикәрле диабет белән балалар саны буенча Татарстан Республикасы лидерлар санында тора.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 78гә кимеде (авырулар исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча – 8гә, бала табулар буенча – 4кә артты. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 12гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 1гә, ЮТҺ буенча – 14кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 15кә кимеде.
Актаныш РҮХдә елга 8–9 меңгә якын тикшерүләр уздырыла. Яңа рентген аппаратындагы рәсемнәр сыйфаты хәзерге заман таләпләренә туры килә, ул район хастаханәсенең табибларына дөрес диагностика уздырыга һәм пациентларның киләчәктәге дәвалануын билгеләргә рөхсәт итә. Бу диагнозга аныклык кертү максаты белән республика үзәкләренә җибәрүне киметә.
Социаль өлкәнең һәм ТКХның объектларын, шул санда Иннополис шәһ. медицина үзәгенең төзелеше барышы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты.
Иннополиска визит чикләрендә Рөстәм Миңнеханов медицина үзәген карап чыкты. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бинага кирәкле җиһаз китерелде инде һәм хезмәткәрләр штаты билгеләнде, дип сөйләде. Татарстан Президенты медицина кабинетларын карап чыкты һәм табиблар белән аралашты. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов травмпунктның җиһазландыруын югары бәяләде һәм тауда чангы шуу комплексының килүчеләренә хезмәт күрсәтергә тәкъдим итте.
ТР Президенты матбугат хезмәтенең мәгълүматлары буенча
Бүләкләнгәннәр арасында «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОсы һәм «Казан шәһ. 18нче номерлы сырхауханәсе» ДАССОсы.