ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Тәтеш район үзәк хастаханәсенә 20 елдан артык эшләү тәҗрибәсе булган табиб-педиатр Ходжаева Гүзәл Әнвәр кызы эшкә килде.

2 һәм 3 мартта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрә.

Лаеш РҮХдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензия идарәсе башлыгы Дмитрий Николаевич Фролов, "Төбәкара клиник-диагностика үзәге" ДАССУ неврология бүлеге мөдире Марат Вәлиулла улы Сәйхунов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Геннадьевич Карсалов катнашуында йомгаклау медицина советы узды.

Түбән Кама шәһәр балалар хастаханәсенең өлкән акушеркасы Екатерина Божкова «Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабында катнашты.

РКОДта онкология авырулары булган пациентлар өчен Сергей Кудь-Сверчков катнашында арт-терапия  мастер-классы узды.


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе санитар автомобильләр өчен заманча юу аппараты алды.

Капиталь ремонт "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында үткәрелә.

Ял көннәрендә Чулманда боз астыннан балык тоту буенча ярышлар узды. Ярышта Түбән Каманың медицина хезмәткәрләре катнашты. Җиңүче тотылган балык саны буенча билгеләнде.

«2022 елда онкология хезмәте эшенең төп юнәлеше булып «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Онкологик авыруларга каршы көрәш» программасының киң даирә чараларын гамәлгә ашыру иде, шул исәптән иртә ачыклау, махсуслаштырылган ярдәмнең үтемлелеген киңәйтү һәм республиканың бөтен территориясендә дәвалау стандартларының тайпылышсыз үтәлүен тәэмин итү иде», - диде проф. М. З. Сигал исемендәге РКОД баш табибы Илгиз Һидиятов.

Казанның 7нче клиник хастаханәсеннән мобиль комплекс Тәтеш районы халкын кабул итә башлады. Күчмә сырхауханә Олы Шәмәк авылында урнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International