Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының куркынычсызлык һәм иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре белән хезмәттәшлек буенча комиссиясе рәисе Александр Воронцов Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән очрашты.
Covid-19 очраклары арту чорында ярты ел саен ревакцинацияләнергә кирәк.
Көндезге стационар бүлек мөдире, Алабуга үзәк район хастаханәсенең табиблар комиссиясе рәисе Ләйсән Яркаева «соцпакет» ны сайлаганда ташламадан файдаланучы нәрсә алуын сөйләде.
«Костер» лагерендә ял итүчеләр өчен зарарлы гадәтләрне кисәтүгә һәм балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-пропаганда чарасы уздырылды.
Буа хастаханәсенә яңа рентген маммография "Маммоскрин" аппараты килде. Заманча җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынган.
«Чирмешән РҮХ» ДАССУда компьютер томографы урнаштырачаклар. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынган.
Үз вакытында ял итү – үзеңне яхшы хис итүнең һәм нәтиҗәле эшләүнең нигезе. Әмма, һәр ялның ахыры була һәм кешегә эшкә кайтырга туры килә. Иртән иртүк уяну, тыгыз эш графигы, стресс һәм вакыт җитмәү эмоциональ төшенкелек китереп чыгарырга мөмкин. Сәламәтлеккә зыян салмыйча гына ялдан соң эш көннәренә әйләнеп кайту турында В. М. Бехтерев исемендәге РКПБ табиб-психиатры, гештальт-терапевты Оксана Захарова сөйләде.
Ютазы районының Урыссу үзәк хастаханәсендә күптөрле детекторлы рентген спираль компьютер томографын урнаштырачаклар. Заманча җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынды
Бүген профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Мәскәүдән Г.Н.Сперанский исемендәге 9нчы номерлы Балалар шәһәр клиник хастаханәсенең белгечләре килеп киттеләр.
Ял көнендә диспансерлаштыру көне Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталенең сырхауханәсендә 20 августта узды. Медучреждениедә мондый көн оештыру идеясе пациентлар арасында сораштыру уздырганнан соң туды, күпләр эш белән мәшгуль булу сәбәпле медицина тикшерүләрне узарга өлгермәвенә зарланды.