Балтач бистәсенең мактаулы гражданины «Спутник лайт» вакцинасы белән прививка ясатты

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Балтач бистәсенең иң өлкән мактаулы кешесе Х. К.Камалетдинов яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник лайт»вакцинасы белән вакцинация үткәрде. Аңа быел 93 яшь тулды.

Ул үз сәламәтлегенә бик сак карый: район үзәк хастаханәсе табибларында консультацияләр уза, барлык билгеләнешләрне үти, кирәкле дарулар ала. 2021 елның язында вируслы пневмония белән авыруын исәпкә алып, аны участок терапевты тулысынча тикшергәннән соң, аңа «Спутник лайт»ны үз ихтыяры белән бер тапкыр ясау карары кабул ителә.

Хөрмәтле ветеранга чын күңелдән нык сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International