ТР сәламәтлек саклау министры медиа нәтиҗәлелеге рейтингында икенче урынны алды

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстан түрәләрнең медиа нәтиҗәлелеге рейтингында җиде баскычка күтәрелде. Министр 2021 елның II кварталы нәтиҗәләре буенча 2 нче урынны алды, диелә «Промрейтинг» агентлыгы тикшеренүендә.

Рейтингның лидеры булып Казан мэры Илсур Метшин чыкты. Өченче урында - Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков. Шулай ук ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин да медиа нәтиҗәлелеге рейтингы топ-5кә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International