2021 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе уза. Ул базарга югары технологияле медицина техникасын һәм җиһазларын, медицина әйберләре, чыгым материаллары һәм дару препаратларын алга этәрү буенча Татарстан Республикасының төп мәйданы гына түгел, ә практик табибларның һәм медицина һәм фәнни элита белгечләренең очрашу урыны да булып тора.