Азнакай шәһәрендәге балалар поликлиникасында капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша. 3007 кв. м мәйданлы өч катлы бинада эшләр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасы кысаларында алып барыла. Финанслау күләме: РФ бюджеты - 34 млн. сум. Ремонт барышында "Сакчыл сырхауханә" үрнәгендә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделе шартлары тудырыла:
- пациентлар өчен уңайлы көтү зонасы;
- диспансеризация уздырганда пациентларның агымнары бүленеше, сырхауханә пациентларының башка агымнары белән профессиональ караулар;
- навигация системасы; - халыкка интернет аша мәгълүмат бирү системасы.
Яңартылган бинада кечкенә пациентларны кабул итүне октябрь ахырында яңарту планлаштырыла.