«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмә экспозициясендә Россиянең 6 регионыннан һәм 2 шәһәреннән 42 оешма катнаша: Калининград һәм Мәскәү өлкәләре, Мәскәү ш., Татарстан Республикасы, Санкт-Петербург ш., Свердловск өлкәсе, Томск өлкәсе, Удмурт Республикасы. Катнашучылар стендларында дөньяның 5 иле: Германия, Кытай, Белоруссия, Корея, Япония продукциясе тәкъдим ителәчәк.