АМЯХ командасы чираттагы тапкыр кардиоген шок белән катлауланган кискен миокард инфаркты булган 68 яшьлек ир-атка вена-артериаль ЭКМО процедурасын үткәреп, пациентларның тормышына куркыныч янаганда иң катлаулы шартларда чыгу юлын таба белүләрен күрсәтте.
Пациент ашыгыч рәвештә май башында керде. Клиниканың кардиореанимация бүлеге табиб анестезиолог-реаниматологы Юрий Николаевич Марков билгеләп үткәнчә, пациент критик хәлдә, тормыш һәм үлем чигендә булган: «Кардиоген шок вакытында килеп чыккан авыр хәл 90% очракта үлемгә китерә. Бу вакытта барлык органнар һәм тукымаларны кан белән тәэмин итү кискен кими. Кешенең мондый халәтеннән чыгу бик авыр».
Иргә бәхет елмайды - ул вакытында профессионаллар кулына эләкте.
Рентгенхирург - Шәрәфетдинов Марат Равил улы.
Кардиореанимация мөдире - Думаньян Евгений Сергеевич.
Клиниканың кардиореанимация бүлеге анестезиолог-реаниматологы - Юрий Николаевич Марков.
Табиб-анестезиолог-реаниматолог Апанаева Ольга Львовна һәм Чайко Дмитрий Александрович.