2021 елда Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көненә чаралар үткәрү йомгаклары

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Пациентлар куркынычсызлыгы - ул медицина ярдәмен күрсәтүнең төп принцибы.

Татарстан Республикасында Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көнен уздыру турында мәгълүмат ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында 17.09.2021  (https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/2012968.htm), медицина оешмаларының рәсми сайтларында урнаштырылган иде. Республиканың 115 медицина оешмасы Бөтендөнья пациентларның куркынычсызлыгы көнен үткәрүдә катнашты.

2021 елның 15 сентябрендә «Татар - информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында Бөтендөнья пациентларның иминлеге көненә багышланган пресс-конференция булды. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы буенча Росздравнадзор территориаль органы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Е.Т. Сәгъдиева, Яр Чаллы шәһәренең «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ДАССУның баш табибы М. Ф. Мөхәммәдиев җавап бирделәр.

Матбугат конференциясе турында мәгълүмат материалларына сылтама:

https://www.tatar-inform.ru/conferences/press-konferenciya-o-vsemirnom-dne-bezopasnosti-pacienta-5820183

https://16reg.roszdravnadzor.gov.ru/news/26829

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International