Балалар республика клиник хастаханәсенең пациентлары инсулин помпасына чыгым материалларын бүләккә алдылар. «Шикәрле диабет» диагнозы белән торучы балалар һәм аларның ата-аналары хастахәнә җитәкчелегенә, ДРКХ эндокринология бүлеге табибларына, « Татарстан Республикасы инвалидларның Диабет җәмгыяте» һәм «Синең файдаңа» хәйрия фонды вәкилләренә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.