ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанда 342607 федераль льготник тора, аларга законнар җыелышы сайлау тәкъдим итә – соцпакеттан файдаланырга һәм даруларны түләүсез алырга, яисә акчалата компенсацияне алып, аннан баш тартырга.

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның Кытай Халык Республикасы Аньхой провинциясенең делегациясе белән очрашуы булды. Исегезгә төшерик, бу көннәрдә делегация эш визиты белән Казанга килгән, һәм Татарстанның әйдәүче клиникаларына килеп китте инде.

Казанга Кытай Халык Республикасы Аньхой провинциясенең делегациясе килде. Кунаклар Республика клиник хастаханәсенә, Казан шәһ. 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә, Республика клиник онкология диспансерына, Балалар республика клиник хастаханәсенә һәм Регионара клиник-диагностик үзәгенә килеп киттеләр.

Түбән Кама районында хәзер социаль хезмәтләр җыелышын алырга хокукы булган 21931 льготник тора. Аларның 14594 кешесе сайлауны акча файдасына ясаганнар. Акчалата компенсация суммасы 807,94 сум тәшкил итә. Шуның белән бергә, белгечләр социаль хезмәтләр җыелышыннан  баш тартырга киңәш итмиләр. Каты авырулар вакытында кыйммәтле дарулар кирәк, акчалата компенсация   шушы чыгымнарны кайтармый.

Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча «Халык тикшерүе», ТР сәләмәтлек саклау Министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кызу линия» телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә эшлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International