Сәламәтлек саклау министрлыгында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ветераннарны хөрмәтләделәр

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Халыкара өлкәннәр көне алдыннан тармак ветераннарын тәбрикләделәр.

Сәламәтлек саклау министры һәм ведомство коллективы исеменнән ветераннарны министр урынбасары Илдар Фатыйхов һәм эшләр идарәчесе Идеал Айзетуллов котлады.

Шулай ук котлауларга республика сәламәтлек саклау ветераннары советы рәисе Садыков Наил Сәлах улы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина белеме һәм медицина эшчәнлегенең стандартларын һәм сыйфатын тикшерү идарәсенең аттестацияләү бүлеге белгече Алимова Наҗия Искәндәр кызы да кушылдылар.

Халыкара өлкәннәр көне декадасы 1 октябрьдә старт ала һәм барлык медицина оешмаларында бу мөһим датага багышланган чаралар бара.

Бәйрәм җәмәгатьчелек игътибарын өлкән буын кешеләренең көнүзәк проблемаларына, шулай ук аларның тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлекләренә җәлеп итү максатыннан оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International