Татар Томбарлысы авылында «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча ФАП төзелә

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Баулы районының Татар Томбарлысы авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын төзү буенча төзү-монтаж эшләре тәмамланды. Бүгенге көндә территорияне төзекләндерү һәм койма белән әйләндереп алу эшләре бара.

Авылда 536 кеше яши, шул исәптән 18 яшькә кадәрге 97 бала. Авыл фельдшеры-яшь белгеч, 2020 елны тәмамлаган. Баулы РҮХнең Татар Томбарлысы ФАПы «Сәламәтлек саклау»милли проекты буенча төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International